Урманай авылында Җиңү бәйрәме: хәтер һәм хөрмәт билгесе
Бүген Урманай авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
Чара барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар, тылда фидакарь хезмәт куйган кешеләр һәм сугыш чоры балалары тирән хөрмәт белән искә алынды. Аларның батырлыгы, түземлеге һәм Ватанга тугрылыгы бүгенге буын өчен дә үрнәк булып тора.
Митинг барышында һәйкәл янына чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде.
Бу көн Урманай халкы өчен бердәмлек, хәтер һәм горурлык символына әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев