Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Татшуган авылында хәрби егетне соңгы юлга озаттылар.

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Татшуган авылыннан Гыйздәтов Ильянур Өлфәт улы батырларча һәлак булды. Аны туган авылында соңгы юлга озаттылар.

                                

Татшуган мәдәният йорты каршындагы мәйдан иртәдән үк халык белән  тулы иде. Районыбызның батыр улын соңгы юлга  озатырга  Азнакай район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев,  Азнакайның военкомат җитәкчесе Раушан Юнысов, Татшуган җирле авыл советы җитәкчесе Мансур Хәйретдинов,  туганнары, якыннары, барлык авыл халкы җыелды.

Ильянур Өлфәт улы мотострелковый батальонда  30 нчы аерым мотострелковый бригаданың  мотострелковый бүлегендә укчы (стрелок) булып хәрби бурычын үти. Донецк өлкәсе Горловка янында барган сугыш хәрәкәте вакытында алган каты яраланудан гомере өзелә.

Ильянур Өлфәт улы Татшуганда туып-үсеп,  авыл хуҗалыгы тармагында фидакарь хезмәт куеп яши. Ул 1977 елның 12 апрелендә Азнакай  районы Татшуган авылында колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.  1983-1994 елларда Татшуган мәктәбендә белем ала. Укуны бетергәннән соң 1994 елда туган авылында “Эконом” колхозына эшкә урнаша. Колхозда тегермәнче, терлекче вазифаларын башкара, авыл пилорамында да хезмәт куя.  Яңадан “Агрофирма Азнакай” хуҗалыгында бөртек чистарту машиналарында машинист, слесарь булып эшли. Авыл тормышында төрле хезмәт чараларында актив катнаша.  Хезмәт сөючән, ышанычлы, ярдәмчел булуы белән авыл халкының ышанычын яулый. Төп йортта яшәп, изге бурычын үти -  әти-әнисен тәрбияләп, аларны соңгы юлга озата.

Илгә авырлык килгәндә халкыбыз батыр улларына таяна. Ильянур да махсус хәрби операциягә  үз теләге белән быел  6 сентябрьдә контракт төзеп яу кырына китә. Үз тормышын аямыйча сугышта соңгы минутка кадәр илебез иминлеге өчен батырларча көрәшә. 

Җитәкчеләр үз чыгышында Ильянурның батырлыгын билгеләп үттеләр. “Егетне чын ватанпәрвәр, каһарман итеп үстергән әти-әнисенә - ­Өлфәт абый белән Әминә апага мәңге рәхмәтлебез. Гыйздәтов Ильянур Өлфәт улының туганнары - Гөләндәм апасының, Нәфис һәм Алмас абыйларының, сеңлесе Гөлнараның, аларның гаиләсенең, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Бөтен Азнакай халкы исеменнән сезнең алда баш иябез”, – диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева.

“Бүген без илебезнең иминлеге сагында торган Ильянур кебек кыю, батыр ир-егетләребезгә мәңге бурычлыбыз. Ильянур   белән чиксез горурланабыз. Лачын егетебезнең  якты истәлеге киләчәк буыннарга да батырлык үрнәге булып, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, - дип белдерде Дамир Гыйләжев.

“Без Ильянурны беркайчан да онытмабыз.  Ул һәрвакытта да  гади, бик эшчән,  ярдәмчел кеше иде. Авылдашларыбыз күңелендә гел шундый ачык йөзле, батыр кеше булып хәтердә калачак,” – диде авыл башлыгы Мансур Хәертдинов.

Икенче Бөтендөнья сугышы тарихыбызда  вәхшәтле  иң зур фаҗига булды. Кызганыч, ләкин күп еллардан соң фашизм, нацизм калдыклары - террорлык актларын ясаучылар ­- бүген кабаттан илебезнең чик буйларында баш калкытты.  Шул вакыттагы  олы хәсрәтләр кабатланмасын,  бүгенге    матур дөньябызның киләчәге бетмәсен өчен солдат егетләребез Ватаныбыз иминлеге хакына көрәшәләр. Чын каһарманнарыбызның исемнәре, аларның якты истәлеге илебез һәм районыбыз тарихында  мәңгелеккә алтын хәрефләр белән языла.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса