Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Сәпәй авылында Батырлык дәресе үтте

Авыл мәдәният йортында балаларга Бөек Ватан сугышындагы батырлыклар турында сөйләделәр.

Сәпәй мәдәният йортында балалар өчен «Мин синең белән Ленинградтан сөйләшәм» дигән Батырлык дәресе үткәрелде.

Чара Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсе булган Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итү көненә багышланган иде.

Дәрес башында балалар сугышка кадәрге Ленинград, аның истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре белән таныштылар

Ленинград блокадасы михнәтләре чагылган чыгышларның берсе дә балаларны битараф калдырмады. Алар бигрәк тә Ладога күле бозы аша үткән «Тормыш юлы» турында кызыксынып тыңладылар, бомба астында шәһәргә азык-төлек китергән һәм аннан кешеләрне алып чыккан машина йөртүчеләрнең батырлыгына сокландылар.

– Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә, – авыл клубы мөдире Ләйсән Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев