Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Рәсим Баксиков Азнакайда хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәм һәм волонтерлар эше белән танышты

Бүген Азнакай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков килде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган очрашуда шулай ук социаль яклау идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре һәм башкалар да бар иде.

Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чараларына тукталып үтте.

Әлеге максаттан җирлегебездә башкарылган эшләрне санап кына чыгам димә. Һәр сугышчының социаль паспорты төзелгән, анда гаилә хәле, хәл итәсе сораулар теркәлеп бара. Махсус хәрби операция зонасында булган райондашларыбызның һәрберсенә оешма-предприятие җитәкчеләре беркетелгән. Җитәкчеләр якташларыбызның үзләре, аларның гаиләләре белән һәрдаим элемтәдә торалар, четерекле мәсьәләләрне бергә хәл итәләр. Бүгенге көндә хезмәтен тәмамлап кайткан егетләрне эш урыннары белән тәэмин итү буенча да максатчан эш алып барыла. Кемнәрдер үз эшләрен башлап җибәрә.

«Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган яугирләр дә, туган якларына кайтучылар да, хәрбиләребезнең якыннары да безнең ярдәмне тоярга, авырлыклар каршында алар ялгызы калырга тиеш түгел. Бу эшне без беренче көннәрдән үк алып барабыз, һәркемнең сорау-гозерен игътибарда тотарга тырышабыз», – диде Марсель Шәйдуллин. 

Соңыннан Рәсим Баксиков район үзәк сырхауханәсендә булып, бүгенге көндә дәвалану узучы хәрби белән дә аралашты.

Министр урынбасары район гуманитар ярдәм штабында волонтерлар белән дә очрашты. Бүгенге көндә алар иртәгә районнан җибәреләчәк гуманитар конвойга посылкалар җыю белән мәшгуль.

Россия Герое аларның һәрберсенә уңышлы эшләр башкарулары һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Туган яктан килгән һәр әйбер бик кадерле. Сез егетләргә кирәк-ярак кына түгел, туган як җылысын да җибәрәсез. Алар өчен янып-көйгән, аларны кайгыртканыгыз өчен рәхмәт сезгә», – диде ул.

Фото: Официальное Азнакаево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев