Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Мөслим авылы халкы сиксән беренче Җиңү язын каршылады

Бу көннәрдә районыбыз авылларында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар уза.

Мөслим авылында узган хәтер чарасында да олысы-кечесе катнашып, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр, арабыздан киткән сугыш батырларының истәлеген яңарттылар.

Тантаналы чарада район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева да катнашты. Авыл халкын бәйрәм белән котлап, ул һәрбарчасына сәламәтлек, иминлек теләде.

Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантананың иң кадерле кунаклары тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш сугыш чоры балалары булды. Алар өчен матур концерт программасы да әзерләнгән иде.

Рәйфә апа Ярмиева – Млөслим авылы кызы. Сугыш, аннан соңгы чорларда ачлыгын да, ялангачлыгын да татыган Рәйфә апа бүгенге тормышына сөенеп, шөкер итеп яши.

«Бик рәхәт, матур тормышта яшибез. Насыйп булгач, ачлыгын гына түгел, туклыгын да күрәбез, Аллага шөкер. Без биш бала үстек, әти сугыштан яраланып кайтты. Ул сугыштан кайткан көнне бүгенгедәй хәтерлим. Сукаешка бара идем, каршыга бер ир-ат килә. Мине туктатып, “Кая барасың?” – дип сорый бу. “Апаларга”, – мин әйтәм. “Фатыйма апаң өйдә юк, ишеге бикле, әйдә, кайтабыз”, – дигәч кенә әтине танып алдым», – дип хатирәләрен барлый авыл өлкәне.

Тантана барышында өлкән яшьтәге апаларга, волонтерларга яулыклар бүләк ителде. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әниләренә дә зур хөрмәт күрсәтелде.

Тантананың икенче өлеше мул аш-сулы табын артында гөрләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев