Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Күңелләре игелектә

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Районыбыз халкы да махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән берләшеп, якташ егетләребезгә төрлечә ярдәм күрсәтә.

Егетләребезгә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берберсен алыштырып тора. Мондый игелекле эштән Сукаеш авыл җирлеге халкы да читтә калмады, хәрбиләргә посылкалар туплау эшенә актив кушылды.

Районнан шушы көннәрдә әзерләп җибәрелгән гуманитар ярдәмдә аларның да саллы өлеше бар. Авыл халкы, шушы авылдан чыккан якташлары ярдәме белән алар 124 мең сум акча җыйганнар!

– Безнең авыл биләмәсенә Зур Сукаеш, Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш һәм Курай Елга авыллары керә. Авылдашларыбыз һәр изге башлангычны хуплап кабул итәргә генә тора. Бу юлы да үзебезнең җирлек төркеменә мөрәҗәгать язуга, һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Читтә яшәүчеләр дә актив кушылдылар. Кергән һәр акча язып барылды, авыл халкы алдында хисап тотылды, – ди җирлек башлыгы Зөлфия Закирова.

Уртак көч белән җыелган акчага 168 данә футболка, 400 пар оекбаш, 160 эчке кием, 80 сланцы, 120 данә газ баллоны, 25 мең сумга дарулар сатып алынган. Моннан тыш, үз акчаларына дарулар сатып алучылар да булган.

– “Халык зур ул, бөек ул”, дигән бит шагыйребез Габдулла Тукай да.

Егетләребезгә ярдәм акциясе оештырганнан соң моңа тагын бер инандым: нинди бердәм, изге күңелле икән безнең халкыбыз. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, – ди Зөлфия Закирова, изге эштә катнашучыларның һәммәсенә чиксез рәхмәтләрен җиткереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев