Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Күңелең игелектә булсын

“Тау” яшьләр үзәгендә Азнакай районы волонтерларының (ирекле булышучыларның) очрашуы узды

Очрашуны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып җибәрде. Һәм бераз гына үткәннәргә күз салды.

– Районыбызда волонтерлык хәрәкәте коронавирус инфекциясе чорында аеруча киң үсеш алды. Бу чорны волонтерлык хәрәкәтенең яңарыш һәм берләшү чоры дип әйтергә дә була. Ирекле булышучылар өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә азык-төлек, кирәкле даруларын китереп бирделәр, битлекләр тектеләр. Ә инде бүгенге көндә волонтерларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга ныклы ярдәм күрсәтәләр. Алар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Бүген без әлеге игелекле эштә булган проблемаларыбызны чишү, фикер, тәҗрибә уртаклышу өчен җыелдык, – диде ул.

Волонтерларыбызның тәҗрибә уртаклышырдай игелекле гамәлләре бихисап. Районда төрле юнәлештә волонтерлык эшчәнлеге алып баручы берләшмәләр бар. Шуларның берсе – кече дусларыбызга ярдәм итүче “Лапки-царапки” берләшмәсе.
– Мәчеләр приюты ачар өчен грант оту – безгә иң зур Яңа ел бүләге булды, – ди берләшмә җитәкчесе Эльвира Әхмәдиева. – Киләчәктә без мәчеләр ярдәмендә дәвалау алымын кулланырга уйлыйбыз. Аларны сыйпау – тынычландыра, күп кенә авырулардан дәва, диләр бит. Шулай ук без үз алдыбызга кече дусларыбызны яратучы яшь волонтерлар тәрбияләү, аларга ветеринария юнәлешендә югары уку йортларына укырга керергә ярдәм итү бурычын куябыз.

– Ә без махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй шартларында коры ашлар әзерлибез. Бу эшкә мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары да кушылды. Балалар да, өлкәннәр дә коры ашлар хәзерләүдә бердәм булып, зур теләк белән катнашалар. Солдатлар тук һәм канәгать калсын өчен волонтерлар коры аш хәзерләүдә бар таләпләрне дә үтиләр. Аш төргәкләрендә ризыкны әзерләү ысулы һәм составы да күрсәтелә, – дип үз төркемнәре тәҗрибәсе белән уртаклышты 3 нче «Айсылу» балалар бакчасы мөдире Гөлназ Фәрукшина.

Игелек эшләүдә Тымытык авылы “Бал кортлары” (“Пчелки”) командасы эшчәнлеге дә ихтирамга лаек. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы оекбашлар бәйлиләр, киемнәр, маскировка костюмнары тегәләр.

Волонтерлар игътибарыннан мохтаҗлар, ятим балалар, инвалидлар да читтә калмый. Биредә мәчетләр зур активлык күрсәтә. Алар мохтаҗларны канцелярия товарлары, азык-төлек, кием белән дә тәэмин итәләр.

Очрашуның актив волонтерларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Игелек җирдә ятмый, диләр. Һәрбер волонтерлык хәрәкәте, һәрбер кеше өчен игелек эшләр өчен җирлек киң. “Үз изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайта”, – дигән әйтем дә бар. Әнә шулай мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы олы йөрәкле, игелекле, ярдәмчел кешеләребез белән матур бу тормыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев