Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Көчле рухлы Рөстәм

Чәкән авылында Рәмзия һәм Рим Мотыйгуллиннар гаиләсендә үскән Рөстәм кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнә.

Әтисе  –  Рим  күп итеп умарталар асрый, ә Рөстәм – аның беренче ярдәмчесе була.  Егет булгач,  Рим авылда калу, үз эшен башлап җибәрү теләге белән яна башлый.

2019 елда ике савым сыер белән башланып киткән эш иде бу, дип искә ала  Рим Мотыйгуллин үзенең фермерлык эшчәнлеге  турында.

Аннан китә инде,  малны ашатырга – печәне, сарайлары... кирәк дигәндәй.  Эш шулай дәвам иткән булыр иде. Ләкин махсус хәрби операция башлангач,  Рөстәм дә тыныч кына утыра алмый. “Без булмасак, тагын кем?” дип уйлый ул һәм беренчеләрдән булып Ватанны сакларга китәргә карар кыла.  “Ахмат”  отрядына үз теләге белән барырга языла. “Биредә  кыска сроклы контракт төзелде. Фермер буларак, миңа  бит  кыр эшләрен башкарырга, башлаган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Шуңа да мин тизрәк кайту нияте белән шушы юнәлешне сайладым, – ди  Мотыйгуллин.

Махсус хәрби операциягә  Мотыйгуллин  ноябрь аенда китә. Өйрәнүләр,  окоплар, алгы позиция, штурмнар барысын да намус белән геройларча уза ул. Гыйнвар аенда бәрелештә  авыр яралана. Госпитальләрдә дәвалана,  башына  дүрт операция гына кичерә ул.  Бу авыр сынауларны узган  Мотыйгуллин  контракт срогын тутырып, күкрәгенә  “Ахмат – спецназ” орденын тагып, туган якларына кайта. Югалып калмый, төшенкелеккә бирелми, үзенең фермерлык эшен дәвам итә. Тормыш иптәше Алсу – аның ныклы ярдәмчесе.  Уллары Аяз белән Әскәр дә  әле кечкенә булуларына карамастан, өйдә тик кенә утырмыйлар.  Савым аппаратларын кабызу, печән салу... бар эштә дә булышалар бу  3 һәм 5 яшьлек малайлар.  

Малайларым  тормышка, яшәүгә дәрт өсти. Мин алар өчен таулар күчерергә дә риза, ди Рөстәм уллары турында  җылы хисләр белән. Махсус операциягә киткәч, улым икенче көнне үк миңа телефоннан “әти” дип әйтте. Бу миңа көч бирде.

Бүгенге көндә фермерларның  дистәләп савым сыерлары бар. Тиздән сыерлар бозаулаячак. Бу – үрчем дигән сүз.  Аз булса да умарталары да бар. Фермерларга уңышлар гына телисе кала. Менә бу баш авыртулары гына... Аңа әлегә  һәммәбездән дә күп ярдәмнәр кирәк.

Ярдәм сорап районда кайчан гына, кайда гына бармыйм, беркайчан да кире какмыйлар, ди Рөстәм Мотыйгуллин. – Район башлыгы Марсель Шәйдуллинга шәхси йомышым белән теләсә кайсы вакытта керә алам, әле  сарайларга электр кертүдә һәм башка фермерлык эшләрендә ярдәм итте.  Вахитов  авыл җирлеге башлыгы  Гөлфия Әскәрова  мин булмаган чорда тормыш иптәшемә фермерлык эшчәнлегендә төрле белешмәләр  артыннан йөрүдәме, балаларга ярдәм итүдәме... һәммәсендә шәхсән үзе ярдәм итеп торган һәм хәзер дә  итә.  Балалар махсус ярдәм  компенсацияләре алганнар, балалар бакчаларына бушлай йөрделәр. 

Шундый авырлыкларны кичеп, герой булып туган якларына кайтып башы-аягы белән эшкә чумган ир-егетләребезнең көчле рухларына  сокланмый  мөмкин түгел, алга таба  уңышлар гына насыйп булса иде аларга.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев