Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

«Ярдәм иткәндә беребез дә читтә калмасын иде»

Гаилә дә, дәүләт тә бердәмлек белән көчле. Менә Фәнүзә ханым белән Рамил әфәнде гаиләсе дә быел, Гаилә елында, үзенең ныклыгын раслады.

Махсус хәрби операциядәге «Ирбис» позывнойлы улына Рамил әфәнде яшьлек дусты Фазыл Хәмитов белән бергә «Нива» машинасын  алып барганнар. Әле авторемонтта эшләүче егетләр дә читтә калмыйча, изге гамәлдә үзләреннән зур өлеш керткәннәр: җибәреләсе машинаның төзеклеген тикшереп, юлга әзерләгәннәр.

– Улым сораган маскировка челтәрләре белән ярдәм иткән барлык туганнарга, балаларга, Актүбә бистәсе волонтерларына, Лилия Ирхатовнага, Азнакай волонтерлары Айгөл Мөнәвировнага, Ләйсәнә Фазыловнага чиксез рәхмәтлебез! Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Без бергә булганда гына барысын җиңеп чыгып була. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткәндә беребез дә читтә калмасак иде. Шул ук маскировка челтәрләре бик күп кирәк, егетләр сорый, – диде Фәнүзә ханым.

«Ирбис» – Азнакай егете, 8 нче мәктәптә яхшы укыган. Спортны яраткан, әле дә спорт белән шөгыльләнергә тырыша. 11 нче сыйныфны тәмамлап, Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Шунда ике кызыл дипломны алганнан соң аны Забайкальск крае Чита шәһәренең танк частена юнәлтәләр. Хәзерге вакытта ул отставкадагы майор булып, махсус хәрби операциядә Ватан алдында бурычын үти. Әле ул – чын мөселман егет, якыннарының горурлыгы. Тормыш иптәше Альбина Актүбә бистәсеннән һәм ул 6 нчы сыйныфка баручы улы һәм 2 нче сыйныфка баручы кызы белән Уссурийскида яши, шәфкать туташы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев