Геройлар янәшәдә: Азнакай районы башлыгы мобилизацияләнгән якташыбыз белән очрашты
Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән даими элемтәдә тора.
Чәршәмбе көнне Марсель Шәйдуллин махсус операция зонасыннан ялга кайткан якташыбыз – Әгерҗе авылы егете Ленар Хөснуллин белән шәхсән очрашып сөйләште.
Очрашу барышында район башлыгы хәрбинең нинди үтенечләре һәм теләкләре булуы белән кызыксынды, бүгенге көндә илебез сагында торган яугиргә рәхмәтен белдереп, аның күпләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Ленар Хөснуллин бүгенге көндә штурмлау бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Махсус хәрби операция зонасына ул 2022 елда мобилизация буенча китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев