Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Геройлар гаиләсе

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашты.

Район башлыгы хәрбинең ил өчен күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, аларга һәрвакыт ярдәмгә әзер булуларын әйтте. Егет очрашуга әнисе белән килгән иде. Марсель Зөфәр улы шундый кыю, батыр егет үстергән өчен аңа да олы рәхмәтен җиткерде. Эчкерсез, ихлас әңгәмә барышында районда хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, программалар турында да сөйләштеләр, киңәшләрен бирделәр.

Бу гаиләне чын геройлар гаиләсе, дип әйтергә тулы хакыбыз бар. «Гиля» позывнойлы егетнең «Халя» позывнойлы  әтисе дә махсус хәрби оперциянең беренче елларыннан ук илебез сагында. Улы да әтисе эзеннән һич тә икеләнмичә армиядә хезмәт иткәндә үк  контрактка кул куя. Аңа нибары 20 яшь кенә. Инде алгы сызыкта булырга, яраланырга да өлгергән. Егет аз сүзле, кыю, сүзләрен өзеп әйтә: «Мине беркем дә мәҗбүр итмәде. Мин әтием, башка ир-егетләр кебек үк үз Ватанымны сакларга тиешмен!» – ди ул.

«Кечкенәдән үк бик кыю, мөстәкыйль булды. Яратмаган, күңеленә хуш килмәгән эшне эшләмәде. Техникум, колледжга укырга кергәч тә, укымады. “Бу минеке түгел” диде. Армиядә чагында контрактка кул куйганын миңа хәтта әйтеп тә тормады ул. Менә шундый кыю йөрәкле, үз сүзендә, карарында нык тора торган ул», – ди Гүзәлия ханым.

Ике иң якын кешесен: ирен һәм  бердәнбер улы – йөрәк парәсен махсус хәрби операциягә озаткан ананың хәлен аңлау авыр түгел. «Үзем генә беләм инде», – ди ул. Аңа күңелне кытыклап торган сорауны бирми кала алмадым. «Сезнең үзегезгә ничә яшь соң әле?» – дип сорадым. Аның әле үзенә дә 37 яшь кенә икән бит. Ә инде  гаиләдә әнә шулай үз илен, халкын яратучы, япь-яшь көйгә аларны сакларга әзер торучы кыю, патриот егет үстерергә өлгергәннәр. Ничек инде бу гаиләне геройлар гаиләсе димисең. Тыныч кына, рәхәт итеп яшәвебезгә менә шундый кыю ир-егетләребезгә бурычлыбыз без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев