Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Героебыз иҗатында — илебез патриотлары

Азнакайда туып-үскән Россия Герое Ильяс Дауди Мәскәү шәһәрендә яши

Соңгы вакытта ул үзенең иҗади уңышлары белән дә сөендерә, сокландыра. Ильяс Илшат улының илебезнең лачын уллары — Геройлар хакында язмалары үзәк басмаларда дөнья күреп килә. Аның «В круге Кундузском» китабы нәшер ителүе һәм олпат язучылар тарафыннан югары бәяләнүе хакында язган идек инде. Аның буенча фильм да эшләнде. Ильяс Дауди үзе дә кинематография белән мавыгып, кыска метражлы фильмнар эшли. Аның «Сукыр» (Слепой") фильмы кинематографларның югары бәяләмәсен алды. Бу көннәрдә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште: аның сценарие һәм төп геройлары Стокгольмда үткән кинофестивальдә иң яхшылар дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев