Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Депутат Азнакай тормышы белән таныша

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән азнакайлыларны кабул итте.

Сораулар күбрәк сәламәтлек һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы булды. Һәрберсе зур игътибар белән тыңланды һәм моң-зар белән килгәннәргә ярдәм булачак дигән өмет бирелде.

Шулай ук депутат «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләнелгән Азнакайның Болгар урамы 27 йорт һәм Нефтьчеләр урамы 28 йорт ишегалларын карады. Биредә яшәүче азнакайлылар килгән кунакларга йорт тирәләренең матурлануына нихәтле шатланганнарын сөйләделәр.

  • Мин ун еллап шушы йортта яшим. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны булганга, дәүләт миңа фатир мәсьәләсендә бик нык ярдәм итте. Хәзерге вакытта йорт тирәсендәге үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйм барысы да төзек, уңайлы, матур. Ишегалдыбызны гүзәлләндергән һәркемгә бик зур рәхмәт, – диде Валентина Подовалова.

Соңрак депутат Азнакайның горурлыгы булган ачык бассейны һәм ЗАГС бинасы белән дә танышты.

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан «Золотой» позывнойлы сугышчыбыз Руслан Гаджиев һәм Марсель Шәйдуллин белән очрашты. Ул «КРС – РемСервис»та бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән, әмма 2022 елда чакыру килгәч, махсус хәрби операция зонасына китә.

  • Әйе, чакыруны алгач башта курку хисе күңелне биләп алды, әмма «барырга кирәк, бу минем илем, минем балаларым, минем әти-әнием» дип, уйладым. Мин башкача булдыра алмадым. Ялга кайткач, улымны күреп, күзләр яшьләнде. Әниемне күргәч, тагын да күңел нечкәрде. Тиздән китәсе, шуңа күрә ямансу инде. Егетләр әйткәнчә, ялның соңгы өч көне – өч минут. Шуңа күрә улыма бөтен игътибарымны бирәсе, вакытымны багышлыйсы килә. Безнең мәрхүм рота командиры «Француз» Алексеевсктан иде, һәм, беренче чиратта, әти-әнисенә аның чын каһарман, чын ир булганын әйтәсем килә. Безнең 430 нчы полк егетләре – чын батырлар, тел-теш тидерерлек түгел, каһарманнар күп. Алган медальләре, орденнары шуны раслап кына тора. Әле бер егетебез мотоблокта арба белән төнлә яу кырыннан безнең сугышчыларны чыгара, югыйсә аңа бу эшне беркем кушмады – үзе теләп йөри, һәм ул – Георгий тәресе кавалеры. Менә шундый безнең сугышчылар! – дип сөйләде «Золотой».

Шул ук көнне «Тау» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары бергә җыелдылар. Район башлыгы Роза Галеева, мәгариф, мәдәният, физик культура һәм спорт идарәләре, социаль яклау бүлеге, «Защитники Отечества» фонды вәкилләре алар белән ачкы әңгәмә үткәрделәр, барлык сорауларына җавап бирделәр. Волонтерлар маскировка челтәрен, исән калу беләзеген үрүдән мастер-класс күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев