Бүген – 28 май Чик сакчылары көне
Азнакай чик сакчылары һәр елдагыча Җиңү паркында чик сакчылары хөрмәтенә куелган стела янына бәйрәм тантанасына җыелдылар.
Чик сакчыларын район җитәкчелеге, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдиновлар сәламләделәр. Алар чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләребезне, әле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны, аеруча махсус хәрби оперциядәге егетләребезне бәйрәмнәре белән котлап, илебезгә тугрылык һәм хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Аларның котлауларына ветераннар һәм моряклар клубы җитәкчесе Дамир Минһаҗев, чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, ветеран чик сакчылары Руслан Мөхтәсимов, Ирек Әхмәтов кушылдылар. Ил чиген саклап батырларча һәлак булган каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл алдына веноклар, чәчәкләр куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев