Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Батырлыкка мәдхия

Паркурның үсмерләр арасында аеруча популярлык алган чорында үскән Артур да спортның бу урам төрен үз итә.

Мәктәптән соң көннәр буе дуслары белән бер түбәдән икенчесенә сикереп, егәрлекләрен сынаган малайларга яшьтәшләре сокланып караса, үтеп киткәндә йөрәкләрен тотып тын калган әби-бабайлар, киресенчә, борчуга төшкәндер. Әнә шулай Актүбәнең күп кенә бина түбәләре әле дә аларның эзен саклый торгандыр. Инде үсеп егет булгач, алай гына түгел, илне саклаган солдатка әверелгәч тә үзенә  “Паук” кушаматы алуы да әнә шулай паркурда каршылыкларны үрмәкүчтәй чолгарга өйрәнүеннән булмады микән?

Азнакай шәһәрендә 1992 елда туып, гаиләләре Актүбәгә күченгәч, шунда тугызынчы сыйныфны тәмамлый Артур Шакиров. Тәвәккәл, актив, ышанычлы егетнең дуслары күп була. Казанда элемтә техникумына кергәч тә үзен белем ягыннан да, спортта да күрсәтеп өлгерә. Әмма күңеле гел романтика, экстрим эзли. Ә беркөнне укуын ташлый да солдат хезмәтенә китеп бара. Хәрби эш күптән ошый аңа, сроклы хезмәтен тәмамлагач та армия сафларында каласы килә һәм ул контракт килешүе төзи.

Тәүге мәхәббәт тарихы кыска булса да, аны уллы итә. Айсылу белән корылган ныклы, матур гаиләдә исә кызлары туа.

Махсус хәрби операция башлангач, ике бала атасы Артур ниятен  якыннарына кистереп сала: “Мин анда булырга тиеш! Безнең кебек тәҗрибәсе булганнар бармаса, ә кем?”

Иң алгы сызыкта булган “Тимер” батальоны составында ул каты барган хәрби вакыйгаларда катнаша. Әгерҗе авылы егете Руслан Мәүләтов белән ахыргы сулышка кадәр бергә булалар. Нацистлар белән бәрелешләрнең берсендә алар өстенә снаряд төшә...

Ефрейтор Артур Шакиров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Әнә шулай аның ил иминлеге сагында үзен аямавы хакында теле булса, шушы ордены бик күпне сөйләр иде.  Кыю лачынның дәвамы булып улы, кызы калды.

–Шул балаларга карап юанам инде, – дип күз яшьләрен сөртеп алды миңа якташыбыз хакында бәян иткән әбисе Җәүһәрия апа. –Артурымны бигрәкләр дә ярата идем шул...

Тыныч күгебез хакына шәһит киткән Артур Шакировның исеме күңелләрдә гомерлек сакланыр.        

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев