Батырлык үрнәге
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин махсус хәрби операциядән ялга кайтучы Илнур Гыйниятуллин һәм Ренат Ванюшин белән очрашты.
Район башлыгы батыр якташларыбызга рәхмәтен белдереп, аларның күпләр өчен үрнәк булуларын билгеләп үтте, сугышчыларның көнкүреш шартлары, үзләренә һәм гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге хакында сорашты.
– Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ярдәм итү, кирәк әйберләр белән тәэмин итү – безнең төп бурычыбыз шушы, – диде Марсель Шәйдуллин. – Иң мөһиме – үзегезне саклагыз, тизрәк барысы да чишелеш табып, исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтырга язсын.
Илнур Гыйниятуллин – Гиря – өч ел инде “Алга” батальонында хезмәт итә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
Актүбә егете, Ворон позывноен йөрткән Ринат Ванюшин узган ел контракт төзеп, шулай ук үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Икенче тапкыр ялга кайткан. Даими гуманитар ярдәм җибәреп торганнары, ярдәмнән ташламаулары өчен егетләр барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев