Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Баш иябез сезнең алда

Азнакайдагы 1 нче урта мәктәптә геройларыбызның әтиләрен хөрмәтләделәрМәктәптә җылылык һәм тирән ихтирам атмосферасы хөкем сөрде.

Мәктәптә җылылык һәм тирән ихтирам атмосферасы хөкем сөрде. 

Бу көнне мәктәптә махсус хәрби операция барышында һәлак булган һәм бүгенге көндә хезмәт итүче ир-егетләрнең әтиләре хөрмәтләде. 

Бу егетләрнең барысы да Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбен тәмамлаучылар: Альфред Галимов, Илнур Хафизов, Руслан Мәүлитов, 
Рәфил Кәримов, Рәсим Сәгыйровлар.

Сәламләү сүзе белән Азнакай районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин чыкты. Ул үз чыгышында батыр уллар тәрбияләгән әтиләргә чын күңелдән олы рәхмәтен белдерде. 

Мәктәп укучылары әзерләгән концерт программасы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте, патриотик хисләр уятты. 
Концерттан соң кунаклар өчен мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Тантаналы чара чәй табыны белән тәмамланды. Анда геройларның әтиләре бер-берсе белән аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алдылар. 

Бу — чын әтиләр горурлыгы бәйрәме булды. Әтиләр мәктәп коллективының ихтирам һәм игътибарын тойдылар, уллары өчен горурлык хисләрен кичерделәр, күрсәтелгән хөрмәт өчен оештыручыларга рәхмәтле калдылар:

— Махсус хәрби операциядә һәлак булган улларыбызны искә алу кичәсенә чакыруыгыз өчен рәхмәт. 

Җиңү килер. Моның өчен бөтен халык берләшергә кирәк. Безнең көч — бердәмлектә, — диде Альфредның әтисе Сирень Галимов.
Геройларыбызның исемнәре — безнең күңелләрдә. Сезнең алда, каһарманнарның кадерле әтиләре, без башыбызны иябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев