Азнакайда “Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне” узды
“Тау” яшьләр үзәгендә узган әлеге чарага тиздән солдат итеге киячәк, хәрби бурычын үтәргә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре чакырулы иде.
Үсеп килүче яшь буында кыю, батыр солдат булу теләге уяту, патриотик хисләр тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булган әлеге чарада өлкән сыйныфларда, техникумнарда укучы егетләр дә катнаштылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район-шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, политехника техникумы директоры Роберт Хөснетдинов үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
«Һәрбер ир-егет үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә бурычлы. Сезне анда зур сынаулар, өр-яңа тормыш көтә. Исән-сау булып, чыныгып, чын-ир-егетләр булып кайтыгыз! Без сезне көтәбез!», – диде Айдар Хәләфетдинович.
«Азнакай егетләре һәрчак армия хезмәтен лаеклы уздылар. Частҗ командирларыннан хәрби хезмәтләрен үтәүче егетләребез турында бик күп уңай бәя алдык. Алга таба да шундый ук югарылыкта булыгыз!» диде Руфат Рәфыйкович.
Җитәкчеләр армия сафларына китүче егетләребезгә изге теләкләре белән бергә район башлыгыннан истәлек бүләге тапшырдылар. Ватанпәрвәрлек рухындагы җыр-шигырьләр дә алар хөрмәтенә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев