Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайда хәрби операция ветераннарын кайгырту турында сөйләштеләр

Бүген Азнакай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Россия Герое Рәсим Баксиков килде.

Очрашу барышында махсус хәрби операциядән кайткан гражданнарга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Җитәкчеләр социаль адаптация, психологик тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру юнәлешләре буенча конкрет механизмнар турында фикер алыштылар.

Төп бурычлар итеп һәр гаиләгә адреслы социаль ярдәм күрсәтү, барлык ташламаларны вакытында бирү һәм «Ватан сакчылары» фонды белән хезмәттәшлекне ныгыту билгеләнде.

Эш визиты нәтиҗәсендә ярдәм чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән конкрет йөкләмәләр формалаштырылды.

Рәсим Баксиков районда махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләргә ярдәм итү белән бәйле чараларның яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

Фотолар Азнакай районының рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев