Азнакайда узган елга йомгак ясадылар
Азнакайда 2025 нче елны йомгаклауга һәм оешма- предприятиеләр катнашында узган үзешчән сәнгать смотр- бәйгесе җиңүчеләрен билгеләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Белгәнебезчә, 2025 ел Рәсәйдә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Бу уңайдан, районыбызда күп төрле чаралар уздырылып, бүген нәтиҗә ясала.
Район-шәһәр мәдәният йортында узган чара Хәтер китабы аша җирлегебездә туып, үсеп зур батырлыклар күрсәткән Геройлар турында сәхнәләштерелгән истәлекле чыгышлар белән башланып китте.
Бәйрәм залында җыйналган азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сәламләп, иң изге теләкләрен җиткерде.
«Геройларны онытырга хакыбыз юк, бүген илебез данын яклап көрәшүче батыр егетләргә, аларның гаиләләренә зур рәхмәт», - диде район башлыгы.
Җитәкчеләр сәхнә түреннән үзешчән сәнгать смотр- бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча:
1 урында районның мәгариф бүлеге коллективы;
2 урында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе коллективы;
3 урынны Азнакай политехника техникумы һәм ветераннар коллективы бүлеште.
Бәйрәм чарасы үзешчәннәрнең күңелле чыгышлары белән бизәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев