Азнакайда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Азнакайда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды

Бүген Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәле янында тантаналы митинг узды.

Бирегә район җитәкчелеге, ветераннар, хезмәт коллективлары, укучылар һәм шәһәр халкы җыелды. Чарада махсус хәрби операция ветераннары, кыска вакытлы ялга кайткан егетләр дә катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында батырлар истәлегенең мәңгелек булуын ассызыклап, илгә Җиңү алып кайткан якташларга, чит җирләрдә башларын салган батырларга, тыл фидакарьләренә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Митинг азагында катнашучылар бер минутлык тынлык белән батырларны искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Соңыннан азнакайлылар зәңгәр күккә тынычлык һәм иминлек символы булган ак күгәрченнәр очырдылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев