Азнакай ветераннары “Батырлык дәресе” уздырды
2026 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә (1943) 83 ел тула.
Бу 200 көн дәвам иткән сугыш Бөек Ватан сугышында һәм Икенче бөтендөнья сугышында төп борылыш ясаган, совет гаскәрләренең бөек җиңүе белән тамамланган иң зур бәрелешләрнең берсе.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Азнакай район-шәһәр ветераннар советының лекторлар төркеме шәһәр гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары белән “Батырлык дәресе” уздырды. Ветераннар Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүнең әһәмияте турында сөйләделәр. Очрашуны мәктәпнең тарих укытучысы башлап җибәрде. Сталинград сугышы совет халкының батырлык, каһарманлык һәм фашизмга каршы көрәшнең символы булып калуын ассызыклады.
Аннан соң сүзне ветераннар алды. Ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова үз чыгышында иң авыр вакытларда да халыкның җиңүгә ныклы ышанычы турында аеруча ихласлык һәм җылылык белән сөйләде. Халыкның сыгылып төшмәве, ач-ялангач килеш тә каһарманнарча көрәшүе залда утыручыларның күзләренә яшьләр элде. Ветеран Рузилә Сәлимгәрәеваның чыгышы да хатын-кызларның, балаларның тылда, завод-фабрикаларда җиңүгә үз өлешләрен кертүләре турында иде. Ул патриотизм, каһарманлык турында үзе язган шигырьләрне укыды. Риф Самаров исә дөньядагы иң зур сыннарның берсе “Ватан – Ана”монументы турында сөйләде.
Бу гигант комплекс дистәләгән скульптуралардан, аллеялардан, бассейннардан, музейлардан һәм тугандаш каберлекләрдән тора. Ветераннар чыгышыннан соң укучылар, әлеге вакыйгалар турында тагын да күбрәк белергә тырышып, сораулар бирделәр. Җылы һәм дусларча очрашуда ветераннар сорауларга җаваплар бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Укучылар һәм укытучылар да ветераннарга рәхмәтле булып, яңа очрашуларны көтеп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев