«Юбилейный» стадионында узган патриотик чарада жюри укучыларның стройда йөрү һәм җыр башкару осталыгын бәяләде.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Азнакайда шәһәр мәктәпләре арасында җыр һәм стройда йөрү смотр-бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде.
Бүгенге чарада катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, аларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткереп, уңышлар теләде.
Жюри әгъзалары укучыларны стройда йөрү, хәрби җыр башкару, команда бирү, аларны үтәү осталыкларын бәяләде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев