Азнакай юлчылары махсус операциядәге якташларга “Нива” автомобиле җибәрде
Азнакай районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү эше дәвам итә. Район халкы, оешмалар, хезмәт коллективлары кулдан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша.
Бу юлы Азнакай автомобиль юллары идарәсе коллективы фронт сызыгына «Нива» автомобиле җибәрде.
Машина алдан ук җентекләп әзерләнгән: техник яктан тулысынча тикшерелгән, төзекләндерелгән, кирәкле ремонт эшләре башкарылган.
Коллектив әгъзалары билгеләп үткәнчә, бүген мондый ярдәмнең әһәмияте зур:
«Егетләребез өчен транспорт – көндәлек кирәк-ярак кебек үк мөһим әйбер», – диләр алар.
Автомобильне алгы сызыкка районыбыз егете, «Ярый» позывнойлы хәрби алып китте. Ул ике елга якын махсус операциядә катнаша.
«Туган якта безне онытмауларын, ярдәм итүләрен белү безгә зур көч бирә. Мондый ярдәм аеруча кадерле. Машина безгә бик кирәк булачак. Зур рәхмәт барыгызга да», – дип уртаклашты ул.
Мондый изге гамәлләр район халкының битараф булмавын, бердәмлеген һәм үз якташлары өчен борчылуын ачык күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев