Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай батыр улы Рафаэль Гәрәевның исемен мәңгеләштерде

Бүген шәһәребезнең 4 нче мәктәп-лицеенда тантаналы вакыйга узды – шушы мәктәптә белем алган, 47 яшендә хәрби операциягә китеп анда батырларча көрәшеп һәлак булган Гәрәев Рафаэль Рәсим улы истәлегенә мемориаль такта куелды.

Ул моннан 61 ел элек шушы мәктәпкә нигез салган Халык мәгарифе отличнигы, Бөек Ватан сугышы солдаты, районыбызның Мактаулы гражданины Кәшиф Хәкимовка куелган истәлек тактасы янәшәсендә урын алды.

Тантанада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район хакимияте вәкилләре Айдар Хәлиуллин, Рөстәм Дәүләтшин, дуслары, сыйныфташлары, укытучылары, якыннары чыгышларында патриотик хисләр ургылды. Рафаэль Рәсим улының якты истәлеген яңартып, аның чын ир - егет, илебезнең лаеклы гражданы, ышанычлы дус, кайгыртучан бала, чордашларына да, яшь буынга да бар яклап үрнәк булуы хакында сөйләделәр. Укытучысы Любовь Александровнаның аңа ятап язган шигырь юлларын укыганда күңелләр нечкәрде, күзләргә яшьләр эленде. Батыр райондашыбызның әнисе Разия Әнвәрбик кызына шундый ул үстергәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Азнакайның батыр улы Рафаэль Гәрәевнең данлы исеме күңел түрләрендә сакланыр.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев