Авылымның тынгы белмәс ветеран укытучысы
Туган авылым Урсайның уңган, булган кешеләре матур эшләр, изге гамәлләр, күңелле очрашулар оештырып, бик актив яшиләр. Авылда ике мәчет бар. Аларның ишекләре беркайчан да ябык тормый.
Әле менә авылыбыз мәктәбендә балаларга төрле елларда белем биреп бакыйлыкка күчкән укытучылар рухына багышлап Коръән ашы уздырдылар. Алдан ук хәбәр итеп, укытучыларның төрле җирләрдә яшәүче балаларын, туганнарын, оныкларын да чакырганнар. Нинди изге гамәл!
Ел дәвамында мәчеттә шундый искә алулар, бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына Коръән ашлары ай саен үткәрелеп килде.
Шушы изгелекләрне оештырып, башлап йөрүче – үзе дә күп еллар буе авылымда балаларга белем биреп лаеклы ялга чыккан ветеранукытучы, авылның ветераннар оешмасын җитәкләүче Рузилә Зарипова. Аңа бу изгелекләре өчен “Маяк” газетасы аша зур рәхмәт әйтеп, ныклы сәламәтлек, озын гомер телисем килә. Рузилә Рәхим кызының өлгермәгән эше, игътибарыннан читтә калган бер генә дә авыл кешесе юк дияр идем. Көннең көнендә социаль челтәрдәге “Авылдашлар”, “Кызлар группасы” төркемнәре аша авыл кешеләрен туган көннәре белән котлау, хатын-кызлар белән җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләү, токмачлар кисүне оештырып, аларны бүгенге көндә илебез тынычлыгы сагындагы ирегетләребезгә озату, мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән солдатларга өчпочмаклы хатлар язу дисеңме – барысына өлгерә ул!
Районның ветераннар оешмасы җитәкчесе вазифасын башкаручы Миләүшә Миргазыян кызы авылыбызның хөрмәтле активисты хакында:
– Рузилә Рәхимовна авыл җирлегендәге беренчел ветераннар оешмасы җитәкчеләренә бар яктан үрнәк булып тора. Үзенең эш тәҗрибәсе белән даими уртаклаша, барлык эшләрне вакытында җиренә җиткереп үти. Урсай җирлегендәге пенсионерлар белән бик күп чаралар үткәрә. Соңгы вакытта, илебездәге вәзгыятькә бәйле эшчәнлеге тагын да активлашты. Бик инициативалы, энергияле, кешелекле, башкалар турында кайгыртучан. Ул шундый булмаса, бу җәмәгать башлангычындагы хезмәтне 20 елга якын (түләүсез) алып бармас иде. Без аны бик хөрмәт итәбез. Әле күп еллар безнең арада булсын иде, – диде.
Мәчеттә узган чара турында авылдашым Наилә Фәрәгать кызының да сөйләгәннәрен сезгә җиткерәсем килә: “Тынгы белмәс Рузилә апабыз, тагын безне таң калдырып, кайчандыр Урсай мәктәбендә белем биреп, бакыйлыкка күчкән укытучыларны искә алыр өчен аларның балаларын, тормыш иптәшләрен, оныкларын мәчеткә җыйды. Көннең суык булуына карамастан, кеше күп килде. Һәрберсе зур дулкынлану белән якыннарын искә алды. Бу изге гамәлне оештыручы Рузилә апага, мәчет хезмәткәрләренә, табынны әзерләгән Урсай мәктәбе, балалар бакчасы коллективына чиксез рәхмәтле калдык”, – диде ул.
Әйтелгәннәргә өстәп, киләчәктә дә Урсайда изге гамәлләр генә эшләнеп, авылым кешеләре Рузилә апа кебек активистлар белән тирәюньгә үрнәк булып торсын иде!
Гөлзаһирә Галимуллина, Казан шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев