Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

“Акча өчен түгел, күңел кушуы буенча”

“Рейнджер” позывнойлы райондашыбыз узган елның октябреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә

Батыр егетне туган ягы Азнакайда тормыш иптәше, өч баласы һәм якыннары сагынып көтә.

Кечкенәдән грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән Алексейның исеме спорт сөючеләргә яхшы таныш. Заманында мәйдан тоткан егет бүген махсус хәрби операция зонасында безнең иминлек, ирек өчен көрәшә.

Килешү төзеп, махсус хәрби операциягә китүе аның өчен бер дә уйланылмаган адым булмый. Барысын да үлчәүгә салып караганнан соң, әлеге фикерен гаиләсенә дә җиткерә.  

– Аның характеры шундый – бер карарга килә икән, аны бу уеннан кире кайтарам димә. Эчтән генә өзгәләнсәм дә, сиздермәдем, аның бу адымын хупладым, – ди тормыш иптәше Эльвира. – Гаилә җанлы, игътибарлы, безнең тыклы терәгебез ул. Гел элемтәдә торабыз. Аның тизрәк кайтуын көтәбез. Ул – безнең горурлыгыбыз.

... Контракт төзеп, хәрби әзерлек үткәннән соң ул махсус хәрби операция зонасына юллана. Әле яңа гына алгы сызыктан чыккан егетләр аны шул чакта сынап карыйсылары килде микән, әмма спортчы да сынатып тора торганнардан түгел. Шунда кинәт кенә пәйда булган рота командиры “Кем маймыллана анда?” – дип сорап куя. Әнә шуннан соң аңа “Маймыл” позывное ябышып кала.

Үз алдына куелган чираттагы хәрби бурычны үтәп кайтканнан соң, шул командир аны чакырып ала да, бүгеннән син “Рейнджер” буласың ди. Хәрби рейнджерны чит ил кинолары аша күпләр беләдер: курку белмәс, ярдәмчел, үтәлмәслек кебек тоелган бурычны үти...

“Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзеп китәр”, диләр. Язмыш та “Рейнджер” алдына сынаулар куя. Очеретино бистәсен азат иткәндә каты бәрелешләр вакытында ул каты яраланган җиде кешене алып чыга. Соңыннан ут астында алга үтеп, взвод командирын да коткара, беренче медицина ярдәме күрсәтә. Шунда үзе дә яраланып, госпитальгә эләгә. Әнә шулай итеп аның исеме дә җисеменә туры килә. 

Бүген ул кече сержант дәрәҗәсендә бүлекчә командиры булып хезмәт итә.

– Мин кая барганны белеп, аңлап бардым. Акча өчен дә түгел, күңел кушуы буенча. Илебез куркыныч астында булганда кул кушырып өйдә утыра алмыйм. Кайчандыр бабаларыбыз фашизм белән көрәшкән булса, хәзер без нацизмга каршы көрәшәбез. Иң мөһиме, өйдәгеләр үзләрен сакласыннар, тиздән без Җиңү белән кайтырбыз! – ди батыр якташыбыз.

Үзе белән “Рейнджер” Азнакай турында китапчык та йөртә бар. Алгы сызыкта чакта шуны карыйм да, туган якта йөргән кебек булам, ялдан соң үзем белән Азнакай флагын да алып барырга уйлап торам, ди ул. Районыбыз әнә шундый ватанпәрвар, батыр уллары белән данлыклы да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев