93 яшьлек Вәсилә Мансурова: “Без күргәнне берәүгә дә күрергә язмасын...”
Бөек Җиңү көне алдыннан Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветераны Вәсимлә Мансурованы бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды
93 яшьлек тыл фидакаре Вәсилә апаның сөйләгәннәрен тыңлаганда, ирексездән, адәм баласы бу кадәр авырлыкларга ничек түзде икән дип уйлап куясың.
Укырга теләге бик булса да, өч класс кына белем алып кала ул, аннан олылар белән беррәттән эшкә җигелә.
– Үткән гомерләр җиңел булмады, авырлыкларны күп күрергә туры килде, әмма барысын да сабырлык белән кичердек. Олыларга ияреп утауга да йөрдек, бәрәңге дә чәчтек. Кая баралар – шунда иярә идек. Инәкәйләргә ике стакан он бирсәләр, безгә бер стакан язалар иде, – дип сөйли Вәсилә апа Мансурова.
Күпме генә сынамасын, тормыш аны сындыра алмый. Ул колхозда да эшли, савымчы да була, каравылда да тора. Мөкъсин Мансур улы белән гаилә коргач, алар Ютазы районыннан Актүбәгә күчеп килә, аннан Азнакайга килеп төпләнә. Мансуровлар гаиләсе берничә ел ерак Себер якларында да эшләп кайта. Бүген Вәсилә апа барысыннан да канәгать булып, җитеш тормышта гомер кичерә.
– Мин бик бәхетле әни. Балалар тәрбиясендә яшим, оныкларым “әби” дип үлә язып тора. Үз аягымда йөрим, үз акылымда, үземне үзем карыйм, Аллага шөкер, – ди ул.
Марсель Шәйдуллин Бөек Җиңүгә керткән зур өлеш керткән тыл ветеранына олы рәхмәтләрен җиткереп, сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев