Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

28 май – Чик сакчылары көне

Чик сакчылары көне уңаеннан Азнакайда тантаналы чара булып узды.

Бәйрәмгә район җитәкчелеге, ветераннар, чик сакчылары һәм аларның гаилә әгъзалары чакырылган иде. Алар һәр елдагыча Җиңү паркында чик сакчылары хөрмәтенә куелган стела янына  җыелдылар.

Чик сакчыларын  Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр хәрби комиссары урынбасары Рушан Йосыпов сәламләделәр. Алар чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләребезне, әле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны, аеруча махсус хәрби оперциядәге егетләребезне бәйрәмнәре белән котлап, илебезгә тугрылык һәм хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр, ныклы саулык, батырлык, чыдамлык һәм гаилә иминлеге теләделәр. Аларның котлауларына  чик сакчылары оешмасы җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, ветеран чик сакчылары Александр  Севостьянов,  Ирек Әхмәтов  кушылдылар. Ил чиген саклап батырларча һәлак булган каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәл алдына веноклар, чәчәкләр куелды.  

Тулырак “Маяк” газетасыныж алдагы саннарыннан укырсыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев