Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Чемодур Сабан туенда 25 ел хат ташучы булып эшләгән авылдашларын зурладылар

Чемодур авыл җирлегендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче Эльза Шәрәфиева үзе бүлек начальнигы да, газета-журналларны халыкка таратучы да. Әлеге системада эшли башлавына быел 25 ел булган.

Авыл уңганы Чемодур, Тетвель, Алферовка авылларына хезмәт күрсәтә.

– Бер туганыбыз элемтә бүлегендә эшли иде. Аннан кызыгып, мин дә бирегә килгән идем. Инде менә 25 үтеп тә киткән. Эшем үземә бик ошый, кешеләр белән аралашырга яратам. Әле менә авылдашларымны “Маяк” район газетасына яздырткан чагым, – ди Эльза  Шәрәфиева.

Ул газеталарны да, пенсияләрне дә вакытында китерә. Бик гадел, якты йөзле хат ташучыны һәркем шулай көтеп ала.

Өч авыл арасын Эльза ханым җәяү үтә.

–  Барысы бергә 15 чакрымга җыела торгандыр, әмма бер дә зарланмыйм, – ди ул үзе.

Авыл Сабан туенда хезмәт алдынгысы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев