Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ

«Маяк» редакциясе китапханәдән ким түгел

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы.

Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнү белән китапка кулын суза, аннан матур сурәтләр карый,  “ӘНИ” дигән яраткан сүзен танырга шуннан өйрәнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена: балалар бакчасында да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Һәр яңа буын китаптан тиңдәшсез белем ала, киләсе буыннарга да өләшә. Безнең татар халкында «Китапсыз өй –тәрәзәсез бүлмә» дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы, тар булыр, ә китап­ларны яратучының күңеле күбрәк укыгач сафланыр,­ачылыр, дөньяга карашы киңәер.

Озын сүзнең кыскасы, "Маяк"та да сезнең өчен рәхәтләнеп татарча укырдай китаплар бар!

"Маяк" редакциясендә сатуда "Идел-Пресс" нәшрияты тарафыннан басылган татарча китаплар бар:
- Ф.Хуҗин «Суслонгер», Р.Шаһиев "Элеккечә түгел без генә", Ф.Имамов "Мәхәббәт талисманы", М.Кәбиров "Киллер", Д.Булатова "Соң түгел", Ф.Дәүләтгәрәева "Төзәтәсе ялгышлар бар", Л.Әблиева " Соңлап тотылган җавап", И.Билалов "Тауда язылган язмыш", 3.Хәким "Ятимгә дә яз килә", З.Хөснияр "Зөләйха кыйссасы", А.Баймөхәммәтов "Нахак".

Безнең адрес: Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов ур., 12 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 9-39-80 . Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев