Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия

Азнакайда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышы узды

Районда балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев  алып барды.

Утырыш барышында укуга игътибар бирмәүче, мәктәптә һәм гаиләдә үзен тәртипсез тотучы үсмер балаларның һәм эчкече әти-әниләрнең эшләре каралды.

Утырышның беренче минутларында шәһәр паркында кече архитектура формаларын җимерүче яшүсмернең җинаять эше каралды. Кызганыч, яшьләребез арасында мондый хокук бозу очраклары еш күзәтелә. Җимерү бик җиңел, төзер өчен бик күп көч куярга кирәк. Яшьләрне дә районыбыздагы төзекләндерү эшләренә җәлеп итү мөһим. Шул очракта гына үсеп килүче буын вәкилләре булган уңайлыкларыбызның кадерен аңларлар.
Икенче булып мәктәптә үзара сугышып, бер-берсенә кул күтәрүдә гаепләнүче яшүсмерләрнең эше каралды. Әлеге балаларның аклану җавапларын тыңлыйсың да, “Ә бәлки балаларга сугышуның җинаять булуын, гомер буена җитәрлек кара мөһер сугылуын аңлату эше җитмидер?”, дигән сорау туа.

"Сыйныф җитәкчеләренә, социаль педагогларга полиция вәкилләре белән берлектә әлеге темага сөйләшү, сыйныф сәгатьләре уздыру мөһим", - дип белдерде  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.

Утырыш барышында каралган башка эшләрнең барысы да гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле булса да, аның күбесе хатын-кызларга (бигрәк тә ваемсыз, җилбәзәк аналарга!) багышланган булып чыкты. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә балалар тәрбияләнә. Әлеге хатын-кызларның күбесе юлдан язган, нәфесенә хуҗа була алмаган, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яши торган шәхесләр. Аларга бала бар ни, юк ни!

 – Эчкечелек проблемасы безне борчый торган иң зур мәсьәләләрнең берсе, иң үзәккә үткәне -аларда балаларның тиешле тәрбия күрмичә, тамаклары туймыйча үсүе. Хатын-кызларның - аналарның баш күтәрмичә эчүе акылга сыймый торган хәл. Бүгенгедәй матур заманда балаларның мондый шартларда яшәвенә без күз йомып тора алмыйбыз. Балалар—тормышыбызның бизәге, аларга бәхетле балачак бүләк итү бары тик сезнең кулда, сез алар өчен яшәргә бурычлы,”– диде Дамир Гыйләҗев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев