Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл яши/ Авылда эш

Җырга да, эшкә дә хирыс гаилә

Илгизә һәм Рәмис Нуриевлар шәхси ярдәмчел хуҗалыкларына нигезне 2014 елда сала.

Илгизә һәм Рәмис Нуриевлар шәхси ярдәмчел хуҗалыкларына нигезне 2014 елда сала. Башта ташландык яткан ферманы сатып алалар. Аны төзәткәләп, ямаштырып рәткә китергәч, бер өлешен тавыклар өчен җайлыйлар. Ун тавык, алар янына 3 сарык, бер тана алып башланып киткән эш тора-бара бераз нәтиҗәсен дә күрсәтә башлый. Гаиләнең үзе җитештергәне үзенә җитә. Шуннан соң инде эшкә хирыс Нуриевлар кызыгып китеп, хуҗалыкны киңәйтүгә алына: савым сыерлар саны арта, кәҗәләр дә сатып алалар. Хәзер инде сөтбикәләре генә дә 20 ләп, шулкадәр үк бозаулар, сарыклар саны да 100 баштан арткан, әле 4 атлары да бар. Барысы да үз көчләре белән тупланган, алай хөкүмәт ярдәме дә алмаганнар. Сүз дә юк, бу кадәр малны ашату өчен азыгы да шактый кирәк. 100 гектар җирләрен эшкәртү тракторына барлык тагылма агрегат тупланган. Берәмтекләп, аларны да ел саен яңартып тору ягында гаилә. Әнә шулай эшләре гөрләп барганда гына, гаилә башлыгы Рәмис вафат була, хәзер инде аның юклыгына да ике ел. Һөнәри техникум филиалында механик белгечлеге алган төпчекләре Рунар әти-әнисе нигез салган КФХ ны үз кулларына ала. Без әнисе белән сөйләшеп торган арада “маңгаена” олы хәрефләр белән “Татарин” дип язылган тракторында җилдереп ул үзе дә килеп җитте. Дәрт-дәрманы ташып торган, типсә тимер өзәрдәй егет. Авыл хуҗалыгының киләчәге дә менә шундыйлар кулында инде.        

  Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Рәмис Сәхаповның яшь фермерларга игътибары аеруча. Нуриевларга да торак түбәсен яңарту өчен беркадәр матди ярдәм алуда булышлык иткән.

Әлбәттә, шәхси хуҗалыкны шулай киңәйтү күп көч, тырышлык сорый. Рунарга бар эштә төп киңәшче-таянычы әнисе булса, җизнәләре Сергей, Марат, Ирекнең, шәфкать туташлары булып эшләгән апалары Гүзәл, Элиза, авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Илүзәнең, инде кул арасына керә башлаган апайларының да күмәк эштә үз өлеше керә.

 Рунар да үз гаиләсен корган. Азалия белән нәни кызчык үстерәләр.

–Фермерлык хуҗалыгын алып бару бик җиңелләрдән түгелдер, үзеңә үк зоотехник та, агроном да, ветеринар да, чыгым-табышларны чутлауда икътисадчы да булырга кирәк? – дип сорыйм Рунардан. Йөзеннән елмаю китмәгән егет бер мизгелгә уйланып ала.

–Җиңел дип әйтмәс идем. Әмма минем үземә ошый, – ди ул. – Хәрәкәттә генә бәрәкәт дигәннәр бит, тырышабыз инде...

 Бәрәкәт дигәннән, җитештерелгән сөтне дә шул исемдәге ширкәткә тапшыралар. Вакытында алыш-биреш ясалып тора. Симертүдәге үгезләрне дә алдан белешеп торып, килеп алып китүчеләре бар. Сарыкларны да кем, әйтмешли, кулга да тидермиләр, диләр. Корбан гаете чорында бигрәк тә. Тик менә Рунарны борчыган бер мәсьәлә бар: аларның тиресен җыючы юк, үләксәлеккә ташларга туры килә. Ә бит элек аларга зур дефицит иде. Хәзерләүләр конторасы эшкәртеп, буяп та бирә торган иде. Мин үзем сарык тиресеннән җылы, җиңел “натураль” тун, йоныннан киез итек, йомшак оекбаш киеп үскән буын баласы. Районыбызда да менә шушы мәсьәләне хәл итеп, үз эшен ачып җибәрүче табылмасмы әле?!.

 Нуриевлар белән сөйләшеп сүзләр бетмәде. Аларның җырчы гаилә булуы турында да яхшы беләләр. Әнә шулай эшкә чумып, аның нәтиҗәләрен күреп, тормыштан мәгънә табып яшәп ятулары...         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев