Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл яши/ Авылда эш

Нуретдиновлар чәчәк үстереп, гөлләр кебек яшиләр

Бүген күпләр авылда эш юк, дип зарланалар. Әмма тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Мәсгут авылында гомер кичереп, бүгенге көндә чәчәк үстерү белән шөгыльләнгән Нуретдиновлар гаиләсе белән якыннанрак танышкач әнә шундый фикергә киләсең.

Автор: Таңсылу Саниева,

«Маяк» газетасы архивыннан, «Авылым уңганнары» сәхифәсе.

Бүген күпләр авылда эш юк, дип зарланалар. Әмма тырышкан табар, ташка кадак кагар диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Мәсгут авылында гомер кичереп, бүгенге көндә чәчәк үстерү белән шөгыльләнгән Нуретдиновлар гаиләсе белән якыннанрак танышкач әнә шундый фикергә киләсең.

Нуретдиновлар моның белән 19 ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткач кызыксына башласалар да, моңа нигез туган якларында ук салынган булган.

– Әти дә агроном иде, шуңа бу эш бер дә ят түгел, җир эше каныбызга сеңгән, без инде җиде яшьтән җирдә эшлибез, – ди гаилә башлыгы Шамил ага. – Мондагы туфрак – каймак кебек, аны ипигә ягып ашамалы, Аллага шөкер, бар әйберебез дә гөрләп үсә.

Эш башлаганда авырлыклар күп булса да, монда бер генә кеше дә зарлана белми. Теплицаларда эшнең туктап торганы да юк диярлек. Орлыкларны декабрь аенда чәчәләр, ә моңа кадәр җирне әзерлисе, җыештырасы дигәндәй.  Март-июньдә исә  эшнең иң кайнаган чоры. Бу вакытта өйгә йокларга гына керәләр, анысы да төнге 12 сәгатьтә! Моңа кадәр 14 сутый 4 теплица утын белән җылытылган булса, быел газ үткәргәннәр. Туганнарына ярдәмгә Үзбәкстаннан Шамил аганың агроном булып эшләүче энесе Камил дә килгән.

Бүгенге көндә теплицалардагы чәчәкләрнең матурлыгына хозурланып туймаслык. Аларның нинди генә төрләре юк: петуния, виола, сальвия, гацания, бәрхет... барысы егермегә җыела. Чәчәк-гөлләрдән тыш кыяр-помидор, кәбестә үстентеләре дә бихисап.

– Утыртыр алданнан орлыкларны һәр елны яхшылап өйрәнәбез, чәчәк, яшелчә төрләрен яңартып торабыз. Аларны җитештерүче махсуслашкан фирмалар белән эшлибез, яңа чыккан сортлар булса, үзләре үк хәбәр итәләр. Туфракка  тирестән тыш башка төрле ашламалар керткән юк, бары тик күңел җылысын гына кушабыз, – ди Искәндәр.

Роза һәм Шамил Нуретдиновлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да педагоглар. Әлмәттә яшәүче кызлары Зөһрә шулай ук чәчәк үстерү белән шөгыльләнә.

Уллары Искәндәр – ата-ананың төп терәге. Кайчандыр ул мәктәптә балаларга инглиз теле буенча белем бирә. Аннан бер көн барысын да бизмәнгә салып үлчи дә, үзен әти-әнисе нигез салган кәсепкә – чәчәкләр үстерүгә багышлый. Тормыш иптәше Руфия да, балалар да шушында.

Без килгән вакытта Нуретдиновларның барысы да теплицада мәш килә иде. Ничек кенә сәер тоелмасын, миңа алар хәтта чәчәкләрнең телен дә аңлый кебек тоелды.

– Без хезмәтебезне сөеп, күңелгә якын итеп башкарабыз. Чәчәкләр үстерү өчен аларны яхшылап тәрбияләү генә җитми, аларны бар күңелең белән яратырга кирәк. Җан җылыңны салмасаң, уңышка ирешә алмыйсың. Чәчәкләр минем күңелгә рәхәтлек бирә, башны ял иттерә. Шушында чыккач, онытылып китәм, – ди Роза ханым.

Тырыш Нуретдиновларны башка район халкы да яхшы белә. Кул җылысы биреп үстергән чәчәкләрен Җәлил, Аксубай, Баулы, Әлмәт, Бөгелмәгә кадәр алып китәләр. Соңгы ике елда кул җылысын биреп үстергән ак петунияләре Казан аэропорты территориясен дә бизәп утырган.

Алга таба алар тагын да матуррак хыяллар белән яна – күпләп җиләк үстерү турында уйланалар. Тырышсаң, тырмашсаң, бик күпкә ирешергә була. Моны Нуретдиновлар инде күптән раслаган, һичшиксез, яңа уйларын да тормышка ашырып, Азнакайны җиләк иле буларак та танытырлар әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев