Татарстанлыларга томанлы юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Татарстан Гидрометеорология үзәге республикада һәм Казанда 7 декабрьдә көтелә торган уңайсыз һава шартлары турында кисәтте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән юлларда күрү мөмкинлеген начарайта торган томан булуы ихтимал.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе республика халкын бик сак булырга чакыра. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннары аша мөрәҗәгать итегез.
Җәяүлеләргә урамнарны һәм юлларны кичкәндә игътибарлы булырга кирәк. Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев