Татарстанда -28 градуска кадәр суыту көтелә
Татарстанда шушы көннәрдә кискен суыту көтелә. Бу хакта үзәк җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
"Атнаның беренче яртысында көтелә торган зур булмаган һәм уртача кар бетәчәк, атмосфера басымының интенсив үсеше башланачак. Һәм бу салкыннарның көчәюенә китерәчәк", - дип хәбәр итте ул.
Фараз буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе ТРда температура -8...-13 градус дәрәҗәсендә торачак, әмма чәршәмбедән аның акрынлап түбәнәюе башланачак. Бу чорда мул явым-төшем көтелми.
"Атна ахырына салкыннар сизелерлек көчәячәк. Көндезге температура -20 градуска якынлашачак, ә төнге сәгатьләрдә урыны белән -25...-28 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – дип кисәтте Шувалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев