Көзнең ямьле көннәре
Һава торышы

Көзнең ямьле көннәре

Сентябрь үзенең матур һәм җылы көннәре белән безне шатландыра.

Урамнан барасын, аяк астында яфраклар кыштырдый, агачларның сары, кызыл яфраклары аша кояш нурлары үтәләр. Ә бит яз көннәрендә без яшел яфраклар чыкканда шатландык, ә хәзер алар агачлардан коелалар.

Бу вакыттагы табигатьнең матурлыгын аңлатыр өчен сүзләр табырга кыен, як-якка карасан гаҗәеп – яшел үләндә сары яфраклар ята, җылы көз исе күңелне җилкетә.

Мин яратам көзне, ә сез?


Нет комментариев