Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Азнакайлылар, сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар

Соңгы арада җылы һава торышы саклану һәм кар күп яву сәбәпле, түбәләрдән кар төшү очраклары күзәтелә башлады.

Моның иң куркынычы - сәламәтлеккә зыян салуы, чөнки түбәдәге боз сөңгеләре теләсә кайсы вакытта төшәргә һәм кешеләргә авыр җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Мондый очраклар булмасын өчен, барлык биналарның түбәләрен кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләрен үз вакытында оештырырга кирәк. Шулай ук,  куркынычсызлык чараларын үтәп, керү юлларын һәм территорияләрне кардан һәм боздан арындыру зарур, ә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, түбәндәге киңәшләрне үтәргә тәкъдим ителә:

  • биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда, сак булыгыз, бигрәк тә кар явып үткәннән соң. Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз;
  • кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зонаны читләтеп үтегез;
  • балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез;
  •  кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый;
  •  тротуардан барганда, өстә шикле тавыш ишетсәгез, туктамагыз, башыгызны күтәреп, анда ни булганын карап торырга һич ярамый. Моның түбәдән кар яисә боз төшү белән бәйле булуы мөмкин. Мөмкин кадәр тизрәк стенага елышыгыз, түбәнең “козырегы” да сезне куркынычтан саклый ала.
  • бина түбәсендә кар һәм боз сөңгеләре җыелуын күрдек – хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез;
  •  түбәдән боз яки кар төшүдән зыян күргән кешене күрсәгез, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

Сак булыгыз, бу хакта балаларга да  сөйләгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев