Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Азнакайда июль нинди булачак?

Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре быел Идел буе төбәкләрендә июль ае салкынрак булачак дип фаразлый.

Тик Казан галимнәре моның белән килешми. КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренчә, җәй, тәүлеклек уртача температура 15 градустан арткач башлана, дип санала.

– Узган ел Казанда җәй 9 майда башланды, ә быел ул 20 көнгә соңрак – 30 майда килде. Җылы вакыт гадәттә 20 сентябрьдә тәмамлана, ул чакта уртача тәүлеклек температура 10 градусны тәшкил итә. Казанда җәй уртача дүрт ай дәвам итә, – диде галим.

1976 елдан 2021 елга кадәр һава торышын күзәтүләрдән күренгәнчә, Россия территориясендә җәйләр җылына бара. Республика территориясендә һәр дүртенче ел коры килә икән, андый елда температура 25 градустан югарырак күтәрелә һәм явым-төшемнәр аз була.

– Соңгы елларда безнең илдә климатның җылынуы күзәтелә. Идел буе федераль округының көньяк ИЮЛЬ НИНДИ БУЛАЧАК? көнчыгыш районнарда явым-төшемнәр җитми, ә Татарстан территориясендә язгы һәм кышкы чорда аларның артуы күзәтелә, әмма җәйге чорда – юк. Бу авыл хуҗалыгы өчен начармы яки яхшымы? Мөгаен, бик үк яхшы түгелдер, – диде КФУ профессоры.

Быел май аендагы һава торышы аномаль салкын булуы белән истә калды.

– Синоптиклар җәйнең уртасы – июль аенда да һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк булыр дип фаразлый. Моңа шикләнеп карыйм, чөнки төньяк-көнбатыштан килә торган циклоннар май аенда һава торышына йогынты ясады инде, шуңа күрә бу июльдә дә кабатланмаска тиеш. Температура югары күрсәткечләрдә булыр дип өметләнәбез, – диде Юрий Переведенцев.

Фаразларга караганда, август аенда Казанда айлык уртача температура 18 градус тәшкил итәчәк. Сентябрьне җылы һәм коры булыр дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев