Кызыл карлыган файдалы һәм тәмле
АШ-СУ

Кызыл карлыган файдалы һәм тәмле

Бакчаларда кызыл карлыган куагы ут янып утыра. Нигәдер без кара карлыганга өстенлек бирергә күнеккәнбез. Ә бит кызылының да организм өчен файдалы үзлекләре бик күп икән.

Ул температураны төшерергә, матдәләр алмашын яхшыртырга, азканлылыктан ярдәм итә. Шулай ук эч йомшарту үзлегенә дә ия.

Ә кышын кызыл карлыган желесын кабып куйсаң, җәйгә кайткандай буласың. Тәме дә, төсе дә искиткеч!

Аны ясавы бик җиңел: кызыл карлыган согына бермә-бер күләмдә эреп беткәнче шикәр комы салып болгатырга гына кирәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев