Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан вак чәк-чәк репцеты
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан вак чәк-чәк репцеты

Ашыгыз тәмле булсын!

3 йомырка

3 йомырка сарысы

1 чәй калагы майонез

чеметеп кенә тоз

ярты чәй калагы разрыхлитель

Он салып токмач камыры кебек камыр басам. Өч җәемгә бүләм. Бик юка итмичә генә җәям (чама белән 5 мм). Бераз камырны киптереп алам (кисәргә җайлы булсынга). Җәйгән җәймәне тасмалап кисәм. Токмачтан калынрак итеп тагы кискәлим. Кызган майга салып тиз арада пешереп тә алам.

Баллар өчен:

100 мл су салып, 200 гр песокны 7-8 минут кайнатам, аңа 3 аш калагы бал кушам. Тагын 3-4 минут кайнатам. Әзерлеген белер өчен салкын суга салып карыйм. Суда сироп җәелеп китмәсә, әзер дигән сүз.

Сиропны төшләр өстенә салып болгатып, савытларга өеп, катырып куябыз.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев