Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә: алмадан шарлотка

Бакчада алмалар өлгерә башлады.

Кортлы, коелганнарын шарлотка ясау өчен кулланырга була.

Кем ничектер, мин исә шарлотканы түбәндәгечә пешерәм.

Уртача зурлыктагы табаны майлап, өстенә телемләп алмаларны турыйм. Аның өстенә сыек камыр катнашмасын агызам. Камыр ясау өчен 4-5 йомырканы 1 стаканга якын шикәр комы белән яхшылап күпертәм, аңа 1-1,5 сткан он белән камыр йомшарткыч (разрыхлитель кушам) һәм төерләре беткәнче туглыйм.

200 градус кызулыктагы мичтә пешерәм. Өлгергәнен камырга шырпы тыгып карап та була. Камыр шырпыга ябышмаса, пешкән дигән сүз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев