Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлылар татар ашларын чит илләрдә дә таныта

Халкыбыз бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, берсеннән-берсе тәмле, үзенчәлекле ризыклар пешергән. Иң мөһиме, гасырларга сузылган тарих дәвамында барлыкка килгән милли ашлар үзләренә үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенге көнгә кадәр саклаган.

Юныс Әхмәтҗанов — татар ашларын бөтен дөньяга таныткан аш-су остасы. Легендар кулинарны бүген илебездән читтә яшәүче милләттәшләребез дә онытмый.

Болгария башкаласы София шәһәрендәге Рус мәгълүмати-мәдәни үзәгендә Идел буе Болгарлары иҗтимагый оешмасының 10 еллыгы уңаеннан Татар милли ашлары бәйрәме булып үтте. Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган бу кичәне оештыручыларның, алып баручыларның берсе — Азнакайда туып үскән Гобәйдуллина Фәридә Мөҗәһит кызы. Ул элек бездә Пионерлар йорты директоры һәм Яшьләр идарәсе җитәкчесе булып эшләгән иде. 

-Туган илдән еракта чакта үз илең, үз милләтең, татар теле аеруча якын һәм кадерле. Мондый бәйрәмнәрне милләттәшләребез һәрчак көтеп ала, — ди Фәридә ханым.

Бәйрәмгә ул үз куллары белән чиккән милли калфаклар да кунакларны битараф калдырмады.

Милләттәшләребез татар ризыклары тарихы, аларны пешерү үзенчәлекләре белән таныштылар, камыр ризыкларын авыз иттеләр, теләге булганнар аларны үзләре үк әзерләп тә карый алды. Кунакларда урама пешерү аеруча зур кызыксыну уятты.

Бәйрәм милли моңнарга, җыр-биюләргә бай булды. 

Соңыннан милләттәшләребез барысы бергә «Туган тел» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев