Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләре, сезнең белән тутырган каз пешерү серен уртаклашабыз.

Бер каз өчен 10-12 антоновка алмасы һәм 300-400 г кара җимеш, тәменчә тоз, чили борычы кирәк.

Казны алдан -3-6 градуста җебетергә куярга кирәк. Әзер казның эчен-тышын тоз-борыч белән яхшылап ышкыйсың, юылган алма һәм кара җимешне болгатып, каз эченә тутырасың. Эчлеккә бүрттерелгән дөге яисә карабодай салырга да була. Тутырганнан соң, казның эчен җеп белән тегеп куярга да онытмагыз. Духовка калаена аз гына су салып, казны шуңа урнаштырабыз. 200-250 градуста 1,5 сәгать дәвамында, үзеннән бүленеп чыккан сокны ярты сәгать саен өстенә коя-коя, пешерәбез. Шулай эшләгәндә, казның өсте кызарып, кетердәп торачак һәм тәмле булачак. Духовка чиста калсын диюче хуҗабикәләр казны җиңсәгә (рукавка) да салып пешерә алалар. Бер сәгатьтән соң температураны 150 градуска төшерергә онытмагыз. Казның әзерлеген, аның иң калын өлешенә пычак очы белән төртеп карап беләбез. Бу вакытта төссез сок бүленеп чыкса, каз әзер. 
 Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев