АФИША

Азнакайда Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды

Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды

Биредә шулай ук тимераяклары булмаучылар, әмма шуарга теләүчеләр өчен аларны прокатка алу мөмкинлеге дә тудырылган.

Шугалак  дүшәмбе – җомга көннәрендә 14.00 – 20.00 сәгатьләрдә эшли. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә исә 10.00 сәгатьтән үк шуарга мөмкин.

0+


Нет комментариев