Заһидә Мусинаның «Килен» дип исемләнгән яңа повесте
Хөрмәтле язылучыларыбыз, бүген без сезгә яшь автор Заһидә Мусинаның «Килен» повестен укырга тәкъдим итәбез.
Усал әни
Гаиләдә без өч бала үстек. Хәдичә апам - ул миннән сигез яшькә өлкәнрәк, мин һәм ике яшькә кечерәк Чулпан сеңлем. Әтиемне хәтерләмим, ул миңа дүрт яшьләр тирәсендә вафат булган. Тракторын төзәткән вакытта шуның әллә нәрсәсе ычкынып китә дә, әти тәгәрмәч астында кала. Аны исерек булган дип тә әйтәләр. Эчкән килеш трактор астына йокларга яткан, имеш. Кем белгән инде... Әнидән әти турында сораша башлагач, әни:
- Әтиең турында эндәшмә дә! Юньле булса, кешечә үләр иде, - дип, сүзне кыска тотты. Хәдичә апа әтине басынкы, тыныч холыклы иде дип искә ала. Эштән кайткач, Сабыр гына ашап-эчә дә ишегалдына йорт мәшәкатьләре белән чыгып китә торган иде, ди. Бервакыт апага:
- Их, әни дә шулай тыныч холыклы булса иде, югыйсә нык усал, дип әйткәнем хәтеремдә.
- Әни гел андый түгел иде ул, әти үлгәч кенә үзгәрде, дигән иде.
Әнинең усал булмаган чагын күз алдына да китерә алмыйм.
Апа уналтысы тулыр-тулмастан кияүгә чыкты. Чулпан белән икебезгә әнинең сыек чыбыгы ярыйсы гына эләкте. Бер сызыктаң йөртте безне. Иртән савымга китәр алдыннан безне дә уятып, йорт тирәсендә эшләр куша. Мәктәпкә киткәнче, шуларны эшләп бетерергә тиешбез. Кайткач тикшерә, берәр нәрсә эшләнмәсә, ишек кашагасына кыстырып куелган чыбыкны эшкә җигә.
Дәвамы бар…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев