Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Әдәбият / иҗади кичәләр

Бүген язның соңгы көне, иртәгә – җәй, дуслар!

Чубар-Абдул авылыннан Зөлхәбирә апа Миңнегалиева безгә шигъри сәламен юллый.

Яз аеның соңгы көнен 
Рәхмәт әйтеп озатыйк, 
Ай ярым яумаган яңгыр яуды 
Барыбыз да шуңа куаныйк!
Көн салкын булса да, өйдә җылы –
Котёллар эшләп тора, 
Салкын яңгырдан соң безне 
Җылы көн көтеп тора. 
Өмет итик гел яхшыга, 
Өметсез шайтан гына, 
Өмет иткән морадына җиткән –
Беләсез барыгыз да. 
Табигатьнең көчен без белмибез, 
Без көчсез бит аның каршында... 
Хәере белән килсен җәй айлары, 
Аллаһ Тәгәләм кулында барсы да.

Чубар-Абдул авылыннан Зөлхәбирә апа Миңнегалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса