Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Әдәбият / иҗади кичәләр

Бер чиләк бәрәңге сатсак, ике кыяр алабыз...

Хат Хәмит Басыйров. Редакция адресына төрле эчтәлектәге хатлар килә. Укучыларыбыз игътибарына актив хәбәрчебез Хәмит ага Басыйровның үз башыннан кичкәннәре турында язгын хатын урнаштырабыз. Укыйк та, уйланыйк әле, бүгенге тормыштан зарланырга безнең хакыбыз бармы икән?

Үткән сугышта күргән авырлыклар да онытылып бетмәде бит әле. Минем балачагым сугыш чорында, авылда үтте. 25 сутый бәрәңге басуында дисәм дә ялгыш булмас. Әни көне буе колхоз эшендә. Үзем генә булгач, бәрәңге бакчасы да минем өстә. Утап бетерүгә бәрәңгене күмәр вакыт та килеп җитә. Ул гына да түгел, башка эшләр дә бар бит әле. Баскан тиресне әйләндереп, киптереп челтәрләп өеп куярга, су ташырга, көтү каршыларга... Ныгып та җитмәгән малай өчен бик авыр эшләр бу.

Коры ел булмаганда безнең озынча, кызыл бәрәңгеләр бик уңа иде. Күп һәм тәмле булгач, күрше-тирәләр кул эшләре белән кич утырырга күбрәк безгә җыелалар, елашып та, җырлашып та алалар иде. Алар бик озак утыралар, бер табак бәрәңгене ашап бетермичә чыгып китмиләр иде. Ниләр турында гына сөйләшмиләр. Албастылар, җен-пәриләр дә калмый. Мин дә тыңлый идем дә, караңгы төшкәч, урамга чыгарга да курка торган идем.

...Бәләкәй арбага салып дүрт км ераклыктагы Әмәкәй базарына бәрәңге сатарга да йөри идек әле. Таң беленгәндә чыгып китәбез. Таш юлдан яланаяк барабыз. Аяклар шулай нык авырта. Әнигә зарлангач: “Бара торгач, авыртуы бетә аның”, – дип юата иде. Нишләсен инде ул!? Базарга барып керәбез. Анда тәмле, тозлы кыяр исе таралган. Берәр чиләк бәрәңге сатсак, әни икебезгә ике кыяр сатып ала. Ул кыярның тәмлелекләре...

Без күбрәк күршебез Нәфисә апалар гаиләсе белән аралаша идек. Кызлары – Нәсимә, Әнисә, уллары Мөдәрис исемле иде. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган. Карт әбиләре дә бар иде. Аларның уңышы гел начар була, чөнки бәрәңгеләре чәчкә аткач ук, вак булса да, чокып ашый башлыйлар иде. Шуңа да көзгә аз калгандыр. Ашлык сукканда Нәфисә апа балалар ачка үлеп бетәләр, дип ботка пешерерлек бодай алган. Шуның өчен аны утыртып та куйдылар. Ашарга бернәрсә дә булмагач, Нәсимәсе берәүнең тәрәзәсе аша кереп, күпмедер ризык алып чыккан. Шуның өчен аны мәсхәрәләп, битләрен корымга буяп, муенына калайлар асып, урам буйлап йөрткәннәр аны. Аны бераз утырганнан соң иреккә чыгардылар, әмма ул шуннан соң кешеләр арасына бер дә чыкмады. Нәсимә апа киткән җирендә күяүгә чыгып, алар Туймазыга кайтып урнаштылар. Әнисе вафат булгач, Нәфисә апа да балалары белән шунда күченде. Хәзер аларның берсе дә исән түгел инде. Дөньялыкта шулкадәр интеккәч, Аллаһы Тәгалә аларның гөнаһларын гафу итеп, ахирәттә интекмәсеннәр иде.

Менә шундый авыр вакытлар булды. Истә калганнарымны яздым әле. Минем яшьтәгеләр үткәннәрен искә алып, кызыксынып укырлар, ә яшьләр укыса гыйбрәт алырлар.

Автор: Хәмит Басыйров. Мәнәвез авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев