Бөек Ватан сугышында якташларыбыз мылтык тотып кына түгел, ялкынлы сүз белән дә дошманга каршы көрәшкән. Вәгыйз ага Вәлиев - нәкъ шундыйлардан. 1943-45 елларда ул 3 нче Украина фронтыныда чыгучы "Совет сугышчысы" дигән татар газетасында эшли, анда җиңүгә рухландырган күп шигырьләрен бастыра. Фронтовикның кызы - ветеран укытучы Галия Зиннәтуллина әтисенең иҗат...
Бөек Ватан сугышында якташларыбыз мылтык тотып кына түгел, ялкынлы сүз белән дә дошманга каршы көрәшкән. Вәгыйз ага Вәлиев - нәкъ шундыйлардан. 1943-45 елларда ул 3 нче Украина фронтыныда чыгучы "Совет сугышчысы" дигән татар газетасында эшли, анда җиңүгә рухландырган күп шигырьләрен бастыра. Фронтовикның кызы - ветеран укытучы Галия Зиннәтуллина әтисенең иҗат җимешләрен туплап барган, фронт газеталарын кадерләп саклаган. Үзе эшләгән 8 нче мәктәп коллективы Вәгыйз Вәлиевнең иҗат җимешләрен китап итеп чыгарырга алынган һәм укытучы-ветераннар, укучылар катнашында Җиңү бәйрәме алдыннан аның беренче нөсхәсен тәкъдир итте. Кичә укучылар башкаруында җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
Нет комментариев