Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәме?

Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк. Һәркемгә мәгълүм: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре декабрь-гыйнвар айларын тирән борчуда уздырды. Декабрьдә алар басуларда кар юк дип кайгырышса, гыйнвар...

Быелгы кыш шактый «үзенчәлекле» булуы белән аерылып тора. Декабрь ае кырларны карсызлык белән сынаса, гыйнвар исә 30 градуслы салкыннарга бай булды. Шуңа да карамастан, һава торышы уҗымнарга зур зыян китергән дияргә иртәрәк.


Һәркемгә мәгълүм: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре декабрь-гыйнвар айларын тирән борчуда уздырды. Декабрьдә алар басуларда кар юк дип кайгырышса, гыйнвар башындагы салкыннар борчуларын арттырды гына. Ул чагында салкыннарның уҗымнарга зыян китерерү ихтималы турында Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре дә фаразлаган иде.

- Быел уҗымнар кышка уңышлы керде. Сентябрь ае шактый кызу булды, шуңа шикәр күләме дә югары иде. Тик менә хәзерге вәзгыять безне бераз борчуга сала. Һава торышы көзге культураларга уңай йогынты ясамый, билгеле. Хәзерге вакытта басу-кырларда чын мәгънәсендә «бутерброд» - боз, кар, боз, кар... Әгәр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң һава температурасы кинәт төшә башласа, кардан бушаган кырларга зыян килергә мөмкин, - дигән иде галимнәр.

Үсемлекләр тирән йокыда

Аларның фаразлары чыннан да дөрес булып чыкты. 2016 ел республикага -25, -30 градуслы салкыннар алып килде. Шунысы сөенечле: бу вакытка республикада кар явып, басулар кар белән капланырга өлгергән иде инде...

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров сүзләренчә, гыйнвар азагындагы салкыннар уҗымнарга бернинди дә начар йогынты ясый алмый. Хәзер алар «тирән йокы»да.

- Карның калынлыгы төрле җирдә төрлечә. Мәсәлән, Әгерҗедә ул - 60-70 сантиметр, Арчада шулай ук бик әйбәт. Кар катламы бераз юкарак булган районнар да юк түгел. Гомумән алганда, Татарстанда карның уртача калынлыгы хәзерге вакытта якынча 50 сантиметр тәшкил итә. Бу - бик яхшы күрсәткеч. «Ике сантиметр кар бер градус салкынны тота», - диләр. Шул рәвешле, хәзерге салкыннар уҗымнарга кадәр берничек тә төшеп җитә алмый, - дип аңлатты белгеч.

Районнарда хәлләр ничек?

Моның шулай булуын районнарда да ассызыклыйлар. Актаныш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, хәзерге вакытта уҗымнарның хәле борчу тудырмый:

- 2015 елда туфрак дымны соңгы 10 елда беренче мәртәбә бик зур күләмдә туплады. Уҗымнар кышка ныгып, шикәрне тиешле күләмдә җыеп керде. Декабрь ае җылы булу сәбәпле, кар эреп, кар сулары агып торса да, уҗымнар вегетация чорын вакытында туктатып, кышны уңышлы каршы алды.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/53620.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзгәрүчән һава торышы уҗымнарга тәэсир итәме?